Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Якушкино мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Якушкино урта гомуми белем мәктәбе -  бу көннәрдә федераль программа буенча капиталь ремонт бара торган мәктәпләрнең берсе.

Планлаштырылган эшләрнең гомуми бәясе 64 миллион 837 мең сум тәшкил итә.

Гомумән алганда, программа коммуникацияләрне яңартуны гына түгел, ә яңа белем бирү киңлеген формалаштыруны да үз эченә ала. Әгәр бу этапта гади кешегә ахыргы нәтиҗәне күз алдына китерү кыен булса, төзүчеләрнең мәктәпнең булачак инфраструктурасын тулы күзаллавы бар. Аны 3-4 айдан соң бөтенләй бәяләргә мөмкин булачак. Проект җитәкчесе Рамил Нуриәхмәтов әйтүенчә, объектны 15 августка тапшырырга кирәк.

 

“Хәзер фасад җылыткычын монтажлыйбыз, ул керамогранит булачак, эчендә электрүткәргеч чыбыкларны сузабыз, икенче катта диварларны штукатурлыйбыз, параллель рәвештә искеләрне сүтеп алу эшләрен дәвам итәбез", – дип таныштырды Рамил Илшат улы ремонт барышы белән.

Подрядчыларның эше белән урында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты, кулланыла торган материалларның сыйфаты белән кызыксынды.

"Подрядчылар эшкә вакытында керешкәннәр, төп материал комплектланган. Башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшердек, ул тиешле дәрәҗәдә», – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.

Якушкино мәктәбе директоры Миләүшә Хәйруллина да башкарылган эшләрнең сыйфатыннан канәгать.

«Безнең мәктәп база мәктәбе, биредә 6 торак пункттан – Салдакай, Абрыскинр, Илюткино, Аксумла, Ерепкино һәм, әлбәттә, Якушкино балалары белем ала. Укучыларны мәктәпкә өч автобус белән йөртәбез. Быел безгә яңа автобус бирелде, моның өчен без район җитәкчелегенә бик рәхмәтле», – диде Миләүшә Минәхмәтовна.

 

Якушкино мәктәбендә хәзерге вакытта 147 бала белем ала, шул исәптән 10 тугызынчы сыйныф укучысы, 8 чыгарылыш сыйныф укучысы 11 нче сыйныфны тәмамлый. Моннан тыш, мәктәпнең филиаллары бар. Салдакай авылында урнашкан шул филиалларның берсендә мәктәпкәчә төркем шөгыльләнә. Тагын бер филиал Илюткинода урнашкан, анда башлангыч сыйныф укучылары укый, шулай ук мәктәпкәчә төркем оештырылган. Аксумлада да шундый ук филиал бар.

Мәктәп директоры сүзләренә караганда, башлангыч сыйныф укучыларын капиталь ремонтлау вакытында Салдакай филиалына, ә 5-11 сыйныфларны Илюткино авылына күчергәннәр. Яңа уку елы башында алар туган мәктәпләренә әйләнеп кайтачаклар һәм 1 сентябрьдә инде яңартылган мәктәптә парталар артына утырачаклар.

2022 елда, гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау федераль программасы буенча, безнең районда 5 мәктәптә эшләр башкарыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International