Нурлатлылар «Балкыш» фестивале лауреатлары булдылар

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестивале лауреатлары билгеле булды.

Алар арасында фестивальнең зона этабында уңышлы чыгыш ясаган нурлатлылар да бар. «Хор коллективлары» номинациясендә җиңүче булып «Ветеран» халык хоры (җитәкчесе Олеся Илифанова) танылды, «Нәфис сүз» номинациясендә - Валентина Голубева, «Вокаль дуэт» - Галина Долгова һәм Юрий Иванов дуэты, «Ялгыз җыр» - Галина Долгова һәм Валентина Николаева танылды. Алар барысы да дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Казан шәһәрендә узачак фестивальнең гала-концертында катнашачак лауреатларның исемнәре соңрак билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International