Нурлатта шахмат буенча район чемпионы билгеләнде

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Нурлат районының XXXIX чемпионатында Михаил Безруков җиңүче булды.

Шахмат буенча Нурлат районының чираттагы чемпионаты тәмамланды, анда районның 16 иң яхшы шахматчысы катнашты. Җиңүче Михаил Безруков булды, икенче урында – узган елның чемпионы Владислав Герасимов, өченчедә – Иван Прокопьев. 

«Бу чемпионат чикләүләр аркасында берничә тапкыр өзелүе белән истә калачак. Шуңа күрә уеннар гадәттәгедән озаграк барды. Шулай да уеннар кызыклы булды",-дип билгеләп үтте Нурлат шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов. 

Чемпионат тәмамланса да, район шахматчыларын шулай ук мавыктыргыч көрәш көтә. Инде киләсе шимбәдә шахмат буенча район кубогына уеннар башлана.

Шашка буенча XXVII чемпионат дәвам итә, шулай ук узган атна ахырында ике төр ярыш буенча бишенче беренчелек башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International