«Чык тамчысы»нда тәрбияләнүчеләр «Кошлар көне»н үткәрде

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә «Чык тамчысы» балалар бакчасында зурлар төркеменә йөрүчеләр өчен «Кошлар көне» темасына танып-белү шөгыле үткәрелде.

Тәрбиячеләрнең максаты-балаларда кошлар язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, алар турында кайгырту теләге тудыру. Балалар бәйрәмнең тарихы белән танышты, Петр Чайковскийның «Тургайлар җыры» музыкасын тыңлады.

Бәйрәмдә ике экоманда катнашты: «Песнәкләр» һәм «Карлыгачлар». Алар мавыктыргыч табышмаклар чиште, кошлар турында презентация карады, бергәләп кызыклы кроссворд җавапларын эзләде. Бәйрәм «Кечкенә рәссамнар» конкурсы белән тәмамланды, анда балалар үзләренең сәнгатьтә булган осталыкларын да күрсәтте.

Балалар кошлар турында белемнәрен күрсәтте, ояларны җимерергә, аларны рәнҗетергә ярамавын искә төшерде. Бәйрәм бик күңелле үтте, балаларга бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International