Нурлатта кикбоксинг буенча «Ачык ринг»район беренчелеге узды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

105 яшь спортчы катнашында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган беренчелек узды. 

2-3 апрельдә ДОСААФ базасында фулл-контакт бүлегендә кикбоксинг буенча Нурлат районы ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда Нурлат районыннан килгән спортчылар белән бергә Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Яр Чаллы һәм Чистайдан килгән яшь кикбоксерлар да катнашты.

Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбен тренерлар Евгений Казаев, Ольга Власенко, Илнур Әмиров һәм Руслан Никаненков шәкертләре тәкъдим итте. Яшь спортчылар җиңүгә омтылыш һәм ихтыяр күрсәттеләр, күбесе медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Пьедесталның югары баскычына Радмир Ярушкин, Артем Андрианов, Искәндәр Шәяхмәтов, Кирилл Моисеев, Дамир Мөхәммәтов, Богдан Власенко, Кирилл Иванов, Тимур Захаров, Павел Веренцов һәм Әмирхан Шапиулаев күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International