Әлеге программа Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында гамәлгә ашырыла.
Нурлат районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары белгечләре һәм җитәкчеләре өчен күчмә семинар узды, анда «РИВЦ» оешмасы менеджерлары Илназ Гәрәев һәм Искәндәр Гәрәев агробизнесны автоматлаштыру программасы турында җентекләп сөйләделәр.
Әлеге программа өч этапны үз эченә ала, бу – автоматлаштыру системалары белгечләрен укыту, Компаниянең агымдагы торышын анализлау һәм автоматлаштыру системаларын гамәлгә кертүгә чыгымнарның 50% ын финанслауда катнашу.
Финанслау программасына терлекчелек, үсемлекчелек тармакларын программалар белән тәэмин итү, исәпкә алу, мәгълүматларны бер системадан икенчесенә тапшыруны автоматлаштыру, җиһазлар, консалтинг хезмәтләре керә.
Программа кысаларында «АПКны цифрлы трансформацияләү»исеме астында квалификация күтәрү буенча җиде көнлек курслар оештырылды. Район белгечләре бу атнада укуга керешер дип планлаштырыла.