Кешенең бозда имин булуының төп шарты булып аның калынлыгы кеше авырлыгын күтәрә алуы тора. Куркынычсыз булып бозның 7смдан да калынрак булуы санала.
Әмма язгы бозда кар астында начар күренгән бозның юкарган урыннары булуы бу сулыкларда боз өстеннән йөрү өчен зур куркыныч тудыра.
Язгы чорда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, елгаларда һәм сулыкларда түбәндәге төп кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк:
- бозга чыкканчы, аның ныклыгына инаныгыз; исегездә тотыгыз, кешенең суга батуының сәбәбе - салкын шок нәтиҗәсендә, шулай ук бозлы суга эләккәннән соң 15-20 минуттан соң суда туңудан үлү мөмкинлеге ихтималлыгы да саклана;
- бозның нык булмавының типик билгеләре барлыкка килгән очракта: ярылу, бүленү, боз өслегендә су чыгып торса, кичекмәстән ярга әйләнеп кайтыгыз, аякларыгызны киң итеп боз өслегенннән аермыйча атлагыз, ахыр чиктә шуышыгыз;
- кешеләр һәм авыр йөкләрнең бер урында җыелуына юл куймагыз;
-начар һава торышында: томан, кар яуганда, яңгыр вакытында, шулай ук төнлә бозга чыгу очракларын булдырмагыз;
-бозда йөрмәгез, бер-берсе өстенә менгән боз кисәкләрен, су саркып торган урыннарны, бәкеләрне, боз кырыйларын әйләнеп үтегез.
Бозның куркынычсызлыгына ышаныч булмаса, яр буенча куркыныч участокны узарга яки сулыкның нык итеп туңуын көтәргә кирәк;
- беркайчан да бозның калынлыгын сикереп яки бәреп карап тикшермәгез.
73 ПСЧ ОПП инженеры Виктор Морозов.