Иртәгә, 5 апрельдә, Нурлатта ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Хәмәдиев һәм А.К.Самаренкин исемендәге урамнар киселешендә светофорлар сүндереләчәк.
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге хәбәр иткәнчә, эшләр сәгать 10:00нан 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.