Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаровка «Бердәмлек өчен»күкрәк билгесе тапшырылды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең хәрби контрразведка Департаментына һәм гаскәрләрдә куркынычсызлык органнарына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткән өчен Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаровка «Бердәмлек өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

Чуаш халкының данлы улы, генерал-лейтенант һәм Россия контрразведкасы почетлы хезмәткәре Степанов Юрий Николаевичның тормыш юлы тасвирланган Владимир Михайловичның «Йөрәк кушуы буенча» дигән китабы шундый югары бәя алды.

«Аның язмышы-үз иленең мәнфәгатьләрен яклау эшендә даими эзләү һәм логик аңлы карарлар кабул итү үрнәге. Ул үз Ватанына тугрылыклы һәм намус белән хезмәт итә, мундирын горур йөртәКайчандыр бу авыр юлны сайлап, үземне тулысынча гражданлык бурычын үтәүгә багышладым", - дип уртаклаша автор.

Лаеклы бүләкне Владимир Кашкаровка район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин предприятие, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән планеркада тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International