Ифтар мәҗлесләре районның уннан артык авылында оештырылды.
Район авылларында беренче ифтарны быел да, күркәм традиция буенча, Сөләймановлар гаиләсе оештырды. Бу традиция Әхтәм Исмәгыйль улы һәм Рәис Әхтәм улы тарафыннан 2006 елда ук салынган иде: ифтар мәҗлесләрен алар «Сөләйманов Ә.И.» һәм «Южная» агрофирмасы составына керүче барлык авылларда да үткәрә.
Быел да районның уннан артык торак пунктында барлык халык өчен мул өстәлләр әзерләнде. Авылларда имам-хатыйблар Коръән сүрәләре укыды, мөселманнар бергәләп догалар кылды, вәгазьләр тыңлады.
Җыелучылар арасында яшьләр дә күп иде. Барысы да үзләренә күрсәтелгән игътибардан, кайгыртудан канәгать калды, оештыручыларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Чулпан авылында оештырылган ифтарда район мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм Әхтәм Исмәгыйль улы Сөләйманов катнашты.