Нурлатлылар «Сәламәт тормышка таба 10 000 адым» акциясенә кушылды

2022 елның 1 апреле, җомга

Бүген Нурлатта «Сәламәт тормышка таба 10 000 адым» традицион акциясе узды.

Һава торышының яңгырлы булуына да карамастан, шәһәр урамнары буйлап йөрергә, төрле квестлар узарга дистәләрчә нурлатлы позитив зарядка ясарга карар итте. Традицион чара «Сәламәтлек» станциясеннән башланды, медицина хезмәткәрләре  биредә акциядә катнашучыларның кан басымын үлчәде. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова да шунда ук җыелучыларга мөрәҗәгать итте.

«Ел саен үткәрелә торган бу акция төрле яшьтәге кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә чакыра. Һава шартлары начар булуга карамастан, сезнең һәркайсыгыз бу чарадан үзенә күңел күтәренкелеге һәм көч алыр дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Румия Минсалиховна.

Барлык катнашучылар да бирелгән маршрут буенча сәламәт тормышка таба 10 000 адымнарын үтте, шәһәрнең төрле нокталарында оештырылган һәр станциядә биремнәр үтәде. Биредә «Без тормышны яратабыз», «Сәламәт булу-бик шәп!», «Сәламәт балалар –сәламәт ил», “Минем Россиям" һ.б. станцияләр булды, әлеге чарадан без дә – Нурлат журналистлары да читтә калмадык. "Тормышны матуррак ит!" станциясендә" акциядә катнашучылар игътибарына без викторина әзерләдек. Дөрес җаваплары өчен алар «Нурлат-информ» фирма календарьлары, җирле авторларның китаплары һ. б.истәлекле бүләкләр алды.

"Безгә акция бик ошады, вакытны бик яхшы үткәрдек. Һәркөн диярлек шулай күп адымнар үтсәк тә, төрле квестлар белән булганга бүген  аеруча күңелле булды», – дип уртаклаштылар шәһәр гимназиясенең 8А сыйныф укучылары Дарья Яковлева һәм Азалия Хисамова.

Җәяү йөрү файдасы турында Нурлат район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Семен Федотов та билгеләп үтте.

"Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кешенең нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен 6 меңнән алып 10 меңгә кадәр адымны үтәргә тәкъдим итә. Шуңа күрә мондый акцияләр бик файдалы», - дип уртаклашты Семен Ильич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International