Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илнур Бәхтияров рәислегендә район һәм шәһәр торак-коммуналь оешмаларының эшчәнлеге мәсьәләсе буенча атналык эшлекле киңәшмә узды.
Биредә район Башкарма комитетының төзекләндерү һәм шәһәр хуҗалыгы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Логинова 2022 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Нурлат шәһәре территориясендә санитар-экологик икеайлык үткәрелү турында хәбәр итте.
Шулай ук район Башкарма комитетының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы Наталья Долгованың күп фатирлы йортларның нигез тирәләрен кардан чистарту турындагы мәгълүматы тыңланды.
2022 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү, шулай ук күп фатирлы йортларда милекчеләрнең гомуми җыелышларын электрон тавыш бирү юлы белән үткәрү мәсьәләләре буенча Илнур Бәхтияров чыгыш ясады.
Киңәшмәдә шулай ук Нурлатта каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыкларын карап тоту, зур габаритлы чүп-чар, үсемлек калдыкларын туплау, өмәләр һәм башка акцияләр үткәргәннән соң чүп-чар җыю һәм ташу мәсьәләләре дә каралды.
Контейнерларга төяр алдыннан агачларны кисү кирәклеге, чүп-чар һәм сабакны контейнерлар янына өеп куярга кирәклеге турында халыкка хәбәр итәргә киңәш ителде.