«Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсендә гражданнарны кабул итү узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Район халкы өчен, гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында, үзләрен борчыган сораулар белән килеп консультация алу мөмкинлеге оештырылды.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә шәһәр Советы депутаты Максим Сычев катнашында чираттагы кабул итү булды. Ул “Шикәрчеләр” микрорайонындагы күп фатирлы йортның түбәсеннән су үтү мәсьәләсен карады.

Әлеге нурлатлы  билгеләп үткәнчә, түбәне тиз арада капиталь ремонтлау таләп ителә. Депутат әлеге мөрәҗәгатьне эшкә алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International