«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә Донбасс укучылары өчен китаплар җыю оештырылды

2022 елның 1 апреле, җомга

2 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара балалар китабы көне алдыннан ДНР һәм ЛНР балалары өчен матур әдәбият китапларын җыю буенча “Книги – Донбассу” («Донбасска - китаплар») Бөтенроссия акциясе старт алды.

Әлеге акциянең максаты - Донбасс балаларына гадәти рус телле мохиттә уку, үсү мөмкинлеген кире кайтарырга ярдәм итү.

Нурлатта китаплар кабул итү пункты «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетында (Хәмәдиев ур., 19) урнашкан. Биредә балалар өчен сәнгать, белем бирүне арттыру юнәлешендәге, публицистика, нәниләр өчен китаплар-уенчыклар, балалар өчен махсус әдәбият һ.б. кабул ителә.

Акция 2022 елның 11 апреленә кадәр дәвам итәчәк. 

Барлык сораулар буенча эш көннәрендә 2-28-24 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International