Теләсә нинди күчемсез милекне арендага бирүче граждан салымнар түләргә тиеш

2022 елның 1 апреле, җомга

Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә.

Беренче  очрак. Гражданин-физик зат күчемсез милкен арендага бирә икән, ул ел нәтиҗәләре буенча ул физик затлар кеременә салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.

Икенче ысул. Торак бинаны арендага бирүче физик затны «үзмәшгуль», ягъни һөнәри керемгә салым түләүче буларак теркәү кайбер өстенлекләргә ия. Салым инспекциясенә барырга туры килмәячәк, теркәлү барысы да «минем салым»мобиль кушымтасы ярдәмендә башкарыла.

Торакны легаль рәвештә тапшыруның өченче ысулы - шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлергә һәм салым салуның патент системасын кулланырга. Салым салуның патент системасын кулланып, хосусый эшмәкәр потенциаль керемнән салым түли, аның күләме региональ закон белән билгеләнә. Салым ставкасы 6% тәшкил итә.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шәхси эшмәкәрләр һәм НПД түләүчеләре сыйфатында теркәлмәгән физик затларга 2022 елның 4 маена кадәр мөлкәтне арендага бирүдән 3-НДФЛ декларациясен тапшыру зарурлыгы турында искә төшерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International