Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 1-3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклоны атмосфера фронтларының актив йогынтысы аркасында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.

Җомга көнне, 1 апрельдә,  шимбә көнне, 2 апрельдә кар, юеш кар рәвешендә, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан булуы көтелә.

Явым-төшем һәм томан вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараячак.

Температура төнлә -4..+3°, 1 апрельдә көндез 0..+5°, 2 апрельдә температура +2..+7°  градуска кадәр, көньякта +11°ка кадәр күтәреләчәк.

Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил булыр диеп көтелә.

Якшәмбе, 3 апрельдә, явым-төшем нигездә яңгыр рәвешендә булачак. Шулай ук урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана, төнлә О..+5°, көндез +8..+13°ка кадәр күтәреләчәк.

Һава торышының начараюы атмосфера басымының сизелерлек кимүенә бәйле булачак.

1-3 апрельдә явым-төшемнәр саны айлык норма күләменә якынлашырга мөмкин.

Киләсе атна башында республикада шулай ук һава торышы явым-төшемсез булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International