Нурлатның "Киләчәк" балалар иҗат үзәгендә "Бизнеста уңышка ирешү" темасына брифинг узды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

"Киләчәк" балалар иҗат үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерларының тормышта уңышка ирешкән кешеләр белән чираттагы очрашуы узды.

 

Бу юлы әңгәмә «Бизнеста уңышка ирешү» темасына брифинг форматында узды. 

Яшьләр эшкуарлыгы һәм аны ничек үстерергә? Яшьләр зур бизнесның тулы канлы катнашучылары була аламы?  "Нульдән" үз эшеңне ничек оештырырга?

Әлеге сорауларга җавап табарга башкарма хакимият вәкилләре, Нурлат районында һәм Нурлат шәһәрендә Бизнес һәм эшкуарлыкны үстерү белән кызыксынган кешеләр, бизнес – өлкә һәм эшмәкәрлек вәкилләре булышты:

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сәйфетдинова Зәринә Ринат кызы;

Мякишева Ольга Викторовна - «Мякиш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе (икмәк һәм кондитер ризыклары, тортлар һәм татлы ризыклар әзерләү);

«Элис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Бархаткин Сергей Степанович.

Балалар оешмасы лидерларына очрашу барышында уңышлы бизнесмен моделе булдыру мөмкинлеге бирелде.

Спикерлар «Кара тартма» интерактив уенына да бик теләп кушылды.

Бизнес-өлкә вәкилләре белән җанлы аралашу нәтиҗәсендә заманча эшмәкәрлек буенча яшьләр өчен актуаль темалар ачылды. Алар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды, үз стартапларын һәм бизнес - проектларын алга этәрү өчен бизнес-инструментлар турында белделәр, кунакларга үз бизнес-идеяләрен тәкъдир иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International