Алмаз Әхмәтшин Нурлат районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә капиталь төзекләндерү барышын бәяләде

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Нурлат районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә капиталь ремонт дәвам итә.

Эш барышы белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.

«Палаталарда санузеллар аерым булачак, шулай ук туберкулез белән авыручылар, мөмкинлекләре чикләнгән пациентлар палаталары душ белән дә җиһазландырылачак", – диде подрядчы оешма директоры урынбасары Станислав Соловьев.

Эшләр төгәлләнгәннән соң барлыкка киләчәк яңалыклар арасында кислородны барлык палаталарга да сузу мөмкинлеге дә бар.

Биредә бүлемнәрне урнаштыру һәм штукатурлау эшләре тәмамланып килә, барлык инженерлык челтәрләре дә алышыначак, параллель рәвештә электриклар да эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International