Бүген шәһәр мәдәният сараеның кече залында Нурлат районының сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре катнашында киңәйтелгән медицина советы булды.
Ул район башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашында узды, аның эшенә Zoom режимында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дә кушылды.
Нурлат үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев үз докладында район үзәк хастаханәсенең 2021 елда эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында җентекләп сөйләде.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләреннән дә Нурлат медиклары эшчәнлегенә уңай бәя бирелде. Мисал өчен, Министрлыкның мәгълүмати һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев нурлатлыларның IT-юнәлештәге эшен уңай бәяләде.
Министрлыкның махсус программаларны һәм проектларын эшләү һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы Эльза Мәрдәнова да кайбер тәкъдимнәр кертте.
Медсовет барышында «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» өстенлекле илкүләм проектының төбәк проектларының индикатив күрсәткечләрен үтәү, халыкның үлем-китем санын киметү, халыкны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү кебек мөһим мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.
Чара бүләкләү белән тәмамланды, медицина хезмәткәрләренә төрле тармак бүләкләре һәм Нурлат муниципаль районы башлыгының Грамоталары тапшырылды.