30 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының начараюы көтелә, урыны белән кар, буран, юлларда кар көртләре, җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Катлаулы метеорологик шартларда транспорт чараларын йөртүчеләр хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлегенә түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлар, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгудан баш тартырга кирәк.
Машина йөртүчегә үзенә куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм пассажирларны куркынычсызлык каешларын эләктереп йөртергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәр бары тик балалар өчен махсус утыргычлар гына кулланып йөртү таләп ителә.
Җәяүлеләр бары тик җәяүлеләр кичү юлы буенча һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына йөрергә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында яки начар күренү шартларында җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар булган предметларга ия булырга һәм әлеге предметларны транспорт чаралары белән йөртүчеләрнең күрүен тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.