2012 елның 30 мартында 73 янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә, язгы - җәйге янгын куркынычы чоры башлану сәбәпле, бүлекнең инженер-инспекторлык составы һәм апрель-май айларында тикшерүләрне әзерләү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән киңәшмә узды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, объектларны эксплуатацияләүче җаваплы затлар белән берлектә апрель-май айларында саклана торган объектларны тикшерү бурычы куелды. Тикшерүләрне уздыруның максаты-янгынга каршы су белән тәэмин итү системаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны булдырмау, беренчел янгын сүндерү чараларының төзеклеген, янгынга каршы су запасларын, су чыганакларын тикшерү, коры үләннән, куаклардан һәм ягулык чүп-чардан арындыру һ. б.
«Мондый тикшерүләрне үткәрү саклана торган объектларда янгын куркынычсызлыгын саклау дәрәҗәсен арттырачак", - дип хәбәр итте 73 ПСЧ ОПП инженеры Виктор Морозов.