Нурлат районы Башлыгы каршындагы Эшкуарлык советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Нурлат районы Башлыгы каршындагы Эшкуарлык советының чираттагы утырышында хәзерге вакытта кече һәм урта бизнес вәкилләрен иң борчыган мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Анда санкцияләр шартларында бизнеска кризиска каршы ярдәм итүгә, туристлык инфраструктурасын үстерүгә грант программаларына, ТР эшкуарларына ярдәм фондының ярдщм чараларына, реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм рөхсәт алу кагыйдәләренә, электрон ресурслардан файдаланып табыш алу мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Шулай ук район эшмәкәрләренә яшәү минимумыннан түбәнрәк керем белән үзмәшгуль гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү һәм үз бизнесларын ачу өчен эшләмәүче гражданнарга башка ярдәм чаралары турында мәгълүмат та җиткерелде.

Турыдан-туры сөйләшү нәтиҗәле булды. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, җирле хакимият актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен ачык, бары тик алар турында гына белдерергә, инициатива күрсәтергә генә кирәк.

«Мондый ихтыяҗ булса, без ешрак очрашырга, килеп туган хәлләрне җентекләп тикшерергә әзер", – диде Алмаз Сәлимович.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать вәкиле Альбина Шабаева җирле бизнес-җәмәгатьчелекне эшчәнлекнең яңа перспективалы юнәлешләрен игътибарга алырга һәм аларда үз урынын алырга чакырды.

«Ярма төргәкләү белән шөгыльләнергә, ярма эшкәртү белән шөгыльләнергә мөмкин. Бытбылдык үстерергә була, аларның йомырка һәрвакыт югары  бәяләнә. Вариантлар, чыннан да, бик күп. Нурлатта инициативалы кешеләр бик күп. Һәм нәкъ менә хәзер эшләү өчен зур перспектива барлыкка килә", - дип билгеләде Альбина Зәкәрия кызы.

Район җитәкчелеге, үз чиратында, яңа проектларны карарга һәм аларны үстерү буенча һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International