Икътисад бүлеге начальнигы итеп Татьяна Әхмәтҗанова билгеләнде.
Предприятие, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәйтелгән планеркада Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Башкарма комитетта яңа кадрлар билгеләнеше турында хәбәр итте. Икътисад бүлеге начальнигы итеп Татьяна Аркадьевна Әхмәтҗанова билгеләнде.
Татьяна Әхмәтҗанова 1982 елда Октябрь районының Иске Иглай авылында туган, Мәскәү дәүләт технология академиясен тәмамлаган.
Яңа вазыйфага билгеләнгәнче, Нурлат районы "Гармония" халыкка социаль комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең баш хисапчысы булып эшләгән.