Бүген шәһәр халкы мөрәҗәгатьләрен район башлыгы урынбасары, Нурлат муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Линар Маняпов карады.
28 марттан башлап, «Бердәм Россия» партиясе инициативасы буенча, бөтен ил буенча торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы старт алды, аның кысаларында барлык дәрәҗәдәге депутатлар да гражданнарның сорауларына җавап бирә.
Тематик атнаның икенче көнендә партиянең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Линар Маняпов гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкы Линар Нурисламовичка күп фатирлы йортның түбәсен ремонтлау, урамнарны, ишегалларын төзекләндерү һ.б. кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Әйтик, Нурлат пенсионеры Ольга Сидорова кар сулары кереп, аның беренче катта урнашкан фатирын су басар дип борчыла. «Быел кар күп. Язын фатирны су баскан еллар була иде", - диде ул. Ольга Ильиничнаны борчыган мәсьәлә урында хәл ителде диярлек, чөнки кабул итү барышында идарәче компания җитәкчесе дә катнашты. Ул бу көннәрдә үк йортның ишегалдыннан карны чыгару һәм өй нигезе яннарын чистарту оештырылачак, дип ышандырды.
Кабул итүдә шулай ук район башкарма комитетының төзелеш, торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлекләре вәкилләренең дә катнашуы һәр мәсьәлә буенча җентекле аңлатмалар бирергә мөмкинлек бирде.
Җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Индира Шәфыйкова билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия»нең кабул итү атнасы 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Депутатлар шулай ук онлайн-режимда да кабул итәчәк. Алдан язылу 2-28-24 телефоны буенча алып барыла.