Нурлатта коррупциягә каршы көрәшне координацияләү комиссиясе утырышы уздырылды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә комиссия әгъзалары мөһим мәсьәләләрне карады.

Нурлат муниципаль районы Советының зур залында оешма, предприятие, хокук саклау органнары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеген координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

2021 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан бюджет акчаларының максатчан кулланылышына һәм рациональ куллануга эчке финанс контролен гамәлгә ашыру турында финанс-бюджет палатасының исәп-хисап бүлеге баш белгече Ирек Сибгатуллин сөйләде. 

Нурлат районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, үсемлекчелекне һәм терлекчелекне үстерүгә алынган федераль һәм республика субсидияләреннән файдаланганда коррупцион факторларны бетерү турында доклад белән чыгыш ясады.

Керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкать характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү, белешмәнең тиешле формасын тутыру, шулай ук «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге сайтлар һәм (яки) сайтларның адреслары турында мәгълүмат бирү турында темалар аеруча кызыксыну уятты.

Әлге темалар буенча тулы аңлатманы район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Александр Ханеня бирде.

 

Утырышка район башлыгы Алмаз Әхмәтшин нәтиҗә ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларны эшчәнлекне оештырганда коррупциягә каршы тору буенча барлык закон таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакырды. 

Утырыш бүләкләү белән тәмамланды. Алмаз Сәлимович Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиевне туган көне белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International