Алмаз Әхмәтшин Үзәк китапханәдә капиталь ремонт барышын карады

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Нурлатта балалар китапханәсе дә урнашкан үзәк китапханә бинасында  капиталь ремонт бара.

Эшнең кызган чагы, әмма хәзердән  үк креатив якын килү күренә – капиталь ремонт өлкәннәр һәм балалар китапханәләре биналарын тулысынча үзгәртәчәк.

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин капиталь ремонтның барышы белән танышты.

«Республикада күп программалар эшли, без аларның барысында да катнашабыз. Моннан тыш, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Нурлат һәм районыбызга балалар һәм яшьләр учреждениеләрен сафка бастырыр өчен җитәрлек акча бүлеп бирде. Болар - «Грани» мәдәни-ял  үзәге, «Киләчәк» иҗат үзәге, «Сәләт» сәнгать мәктәбе, «Тулпар» спорт сарае һәм башка объектлар.  Үзәк китапханәне реконструкцияләү өчен без район бюджетыннан акча бүлеп бирергә булдык", - диде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International