Узган ялларда Югары Нурлат микрорайонында «Нурлатым-газиз төбәгем» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә булып узды.
Чарага җирле шагыйрәләр Фәүзия Мөхәммәтова, Сәкинә Хәйруллина һәм Әлфия Төхвәтуллина чакырылган иде.
«Танылган авторларыбыз катнашында кичә оештыру, авыл халкын аларның күпкырлы иҗаты белән таныштыру минем күптәнге хыялым иде, – дип уртаклашты авыл мәдәният йорты мөдире Гөлсинә Фәтхетдинова.
- Һәм менә, ниһаять, аны тормышка ашыра алдык, без аны Бөтендөнья шигърият көненә туры китереп оештырдык. Кичә вакытында якташыбыз-публицист, шагыйрә Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинаны да искә алдык. Аның берничә шигыре яңгырады, презентация ярдәмендә аның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләдек.
Кичә дәвамында тамашачылар Фәүзия Мөхәммәтова, Сәкинә Хәйруллина һәм Әлфия Төхвәтуллина биографиясе һәм иҗаты белән танышты, авторларның үзләре башкаруындагы шигырь юлларын тыңлап хозурланды.
Шулай ук Фәүзия Мөхәммәтованың Нурлат районы гимнына әверелгән «Нурлатым», «Яши әле соңгы өметем», «Туган якка мәдхия» җырлары, Сәкинә Хәйруллина сүзләренә язылган «Ялгыз торна», «Үбим әле, әнкәй, кулларыңны» җырлары яңгырады. Аларны үзешчән артистлар Гөлсинә Фәтхетдинова, Инсаф Шәфиев, Миләүшә Нуриева, Гөлия Әхмәтсафина, шулай ук үзешчәннәрнең мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Дуслык» вокаль төркеме башкарды.
Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова да катнашты. Ул авыл халкын җирле авторларның иҗаты белән таныштыру планында мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте, аларга иҗади уңышлар теләде.
Кичә истәлеккә фотога төшү һәм чәй мәҗлесе белән тәмамланды.