Нурлат якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Мифтаховка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» күкрәк билгесе тапшырылды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Тантаналы чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында мәдәният хезмәткәрләре көнендә узды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә республика Дәүләт бүләкләрен тапшырды, алар арасында якташыбыз, Нурлат якташлар җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та бар. Фәрит Фәиз улының иҗаты күпкырлы, ул күп кенә популяр җырлар авторы.

Барлык нурлатлылар исеменнән Фәрит Мифтаховны котлыйбыз һәм татар халкының рухи һәм милли мәдәниятен саклап калуда яңа иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International