Шәһәрнең 8нче номерлы мәктәбендә капиталь ремонт дәвам итә, ә 1нче номерлы мәктәптә ул әле башлана гына.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин шәһәр мәктәпләрендә булды, аларның берсендә капиталь ремонт эшләре бара, икенчесендә - әле башлана гына.
Шәһәрнең 8нче номерлы мәктәбендә шактый эш башкарылган. «Икенче катта эшләр тәмамланган диярлек, шулай ук бер якның баскыч аралыгы да тулысынча әзер. Беренче катта ун көн эчендә эшләрбез дип уйлыйм", - диде подрядчы төзелеш оешмасы җитәкчесе Наил Фазлыев.
Шәһәрнең 1нче мәктәбендә капиталь ремонт әле башланып кына килә. Кабинетлар, эшне башлап җибәрер өчен, әзерләнгән. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәр кабинетны карап чыкты, эшләр башланганчы барлык детальләрне дә уйларга тәкъдим итте. Капиталь ремонт чорында уку-укыту процессы язгы каникуллардан соң шәһәрнең 9нчы мәктәбендә оештырылачак.