Нурлат укучылары «Күптөрле автоярыш»та көч сынашты

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Бүген «ДОСААФ» җирле оешмасында автомобиль белән идарә итү таныклыгын алу хокукы буенча белем алучы Нурлат укучылары «Автомоборье» («Күптөрле автоярыш») республика конкурсының муниципаль этабында катнашты.

Традицион бәйге ике этапта узды: беренче этапта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү,  икенчесендә – автомобильне фигуралы йөртү буенча имтихан тапшырды.

«Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова сүзләренә караганда, әлеге конкурс балаларда юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, яшь машина йөртүчеләрнең машина йөртү культурасын арттыру максатыннан үткәрелә. Ике этап нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлеге билгеләнде, алар - Яна Парукова, Шахбоз Әхмәдов һәм Никита Паруков.

"Бүгенге конкурс курсантларның яхшы әзерлеген күрсәтте. Җиңүче команда безнең районны апрель урталарында Чистайда узачак зона этабында тәкъдим итәчәк", - дип билгеләп үтте Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фәнис Мөхтәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International