2022 елның 29 мартына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә көндәлек фараз

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон килү сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек рәвештә начарланачак.

2022 елның 29 мартында Татарстанда болытлы һава көтелә, төнлә аязучан. Явым-төшем кар һәм урыны белән көчле юеш кар рәвешендә. 

Аерым районнарда буран, бозлавык. 

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-10˚. 

Көндез максималь һава температурасы +2..+5˚.         

Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International