Алар республика командалары арасында бронза призерларга нибары 3 секунд кына калышып, 4 нче урынны яулады.
Шушы көннәрдә Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Гаилә фестивале узды.
Фестивальдә Нурлат районын Иске Чаллы мәктәбеннән Мурзиннар гаиләсе тәкъдим итте. Тату гаилә командасы составына өченче сыйныф укучысы Егор, гаилә башлыгы Олег, Диана һәм әбиләре Валентина керде. Спас районы командасына нибары 3 секундка гына калышып, алар дүртенче урынны яулады.