Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә актив төньяк-көнбатыш циклон килү сәбәпле, 2022 елның 29 мартында төнлә һәм көндез һава шартлары сизелерлек начарланачак.  Күпчелек кар һәм юеш кар рәвешендәге урыны белән көчле явым-төшемнәр явуы көтелә.  Күз күременең 500-1000 метрга кадәр начарлануы, буран чыгуы ихтимал.

 Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.  Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 18-23 метр тизлектә.

Температура төнлә -5..-10°, республика көнчыгышында аязган вакытта -15° ка кадәр төшәчәк, көндез +1..+6° га кадәр күтәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International