Нурлатта торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү бара

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

5 көн дәвамында нурлатлылар торак-коммуналь хуҗалык темасына сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.

28 марттан 1 апрельгә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы бара.

Шәхсән килеп тә, дистанцион рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тулырак мәгълүмат 2-28-24 телефоны буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International