Нурлатта гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында якынлашып килүче язгы ташу белән бәйле сораулар каралды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Нурлатта узган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче Нурлат звеносының язгы ташуга әзерлеге һәм районның су объектларында куркынычсызлыкны кисәтү чаралары турындагы мәсьәлә каралды.

Комиссия эше белән аның рәисе Рәфис Хәмзин җитәкчелек итте.

"Нурлат районы территориясендә чистарту корылмалары һәм су алу җайланмалары су басу зонасына эләкми.  Су белән тәэмин итү предприятиеләре тарафыннан чистарту корылмаларын кар сулары белән су басудан саклау, шулай ук эчәргә яраклы суның сыйфаты начараю очрагында ашыгыч чаралар күрү өчен зарарсызландыручы чаралар запасларын булдыру буенча эшләр башкарыла», – диде Рәфис Хәмзин.

Шулай ук биредә билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта хәл тотрыклы. Су басу янаган торак пунктлар, мисал өчен Үрнәк авылы, азык-төлек белән тәэмин ителгән, монда янгын сүндерү машиналары сакта тора, аншлаглар урнаштырыла. Торак пункт суда йөзү чаралары, медикаментлар белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International