Нурлатта чаңгы сезоны ябылды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Әмма «Ак Барс» спорт үзәгенең ишекләре чаңгыда шуарга теләүчеләр өчен кар эреп беткәнчегә кадәр ачык булачак әле.

«Ак Барс» спорт үзәгендә кышкы спорт сезоны ябылуга багышланган чаңгы ярышлары узды. Бу көнне һава торышы катнашучыларны һәм күпсанлы җанатарларны җылы, кояшлы көн белән сөендерде. Ярышларда 250дән артык спортчы катнашты, алар арасында Аксубай, Чистай, Әлки районнарыннан, шулай ук Самара өлкәсенең Чаллы-Башы, Шонталы районнарыннан килгән кунаклар да бар иде. Катнашучыларның барлык нәтиҗәләре дә ГТО зачетына керде.

Шунда ук чаңгы сезонының кайбер нәтиҗәләре дә ясалды. Мәсәлән, шәһәрнең 8нче мәктәбе укучысы Сабина Бәшированы икенче өлкәннәр разряды бирелү белән котладылар. Ә районның яшь чаңгычылары Рәдиф Бәширов һәм Артем Мурзин бу сезонда беренче өлкәннәр разрядын үтәүгә иреште.

Рәсми рәвештә сезон ябылса да, Нурлат чаңгычылары әлегә чаңгыларын куярга җыенмый. Бу атна ахырында «Ак Барс» спорт үзәгендә «Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый» девизы астында чаңгы ярышларын үткәрү планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International