Тикшерүләр 2022 елның 3 мартыннан 25 мартына кадәр үткәрелде.
Тикшерү рейдлары барышында янгын чыгу куркычы булган эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм аларны норматив документлар таләпләренә туры китереп алып баруны тәэмин итү тикшерелде.
Шулай ук газ белән эретеп ябыштыручылар һәм җаваплы вазыйфаи затлар өчен укулар да үткәрелде.
73 ПСЧ инспекторы Айгөл Әбделвәлиева хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында кайбер таләпләрнең үтәлмәве очраклары да ачыкланган.