Нурлатта балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе узды

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге белем бирү үзәгендә оештырылган конкурста 80гә якын малай һәм кыз катнашты.

Коръән сүрәләрен яттан белү, шулай ук дүрт яшь төркемендә гарәп телендә уку осталыгын тикшерделәр.

«Быел бәйге Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган. Әлеге конкурста елдан-ел күбрәк бала катнашуы бик куанычлы, - дип уртаклашты Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов.

Соңгы берничә ел дәвамында имтихан алучыларның берсе «Миннегөл» мәчете имам-хатыйбы Рушан Сәлахов сүзләренә караганда, конкурста катнашучыларның 20 проценты – дин нигезләрен бик яхшы белүче һәм Коръән сүрәләрен яттан белгән балалар.

Әхмәд Мәрзәбәков, әйтик, Нурлат гимназиясендә 4 сыйныфта укый. Инде икенче ел Коръән уку курсларына йөри, гарәп телен өйрәнә.

"43 сүрәне беләм, - диде ул горурланып.

 – Минем хәтерем яхшы, берничә тапкыр укырга гына кирәк, мин шунда ук истә калдырам. Ә аннары вакыт-вакыт кабатларга гына кала".

Малайлар һәм кызлар конкурсы, бүләкләү тантанасы кебек үк, аерым узды. Оештыручылар һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм 4 призерны бүләкләде, калган катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International