Нурлатның "Ышаныч" үзәге укучыларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә ярдәм итәргә әзер

2022 елның 27 марты, якшәмбе

Еш кына гаиләләрдә яшүсмер балалар белән авыр хәлләр килеп чыга.

«Көч юк инде, һаман берүк хәл! Улым, син гел телефон тотып утырасың, кичләрен каядыр һәм кем беләндер югаласың. Әйдә, утырыйк, элеккеге кебек сөйләшик», - дип бер тапкыр Татьяна улы Алексей белән уртак тел табарга тырышты. Әмма барлык омтылышлар да бер үк төрле – аңлашылмаучанлык  белән тәмамланды... 14 яшьлек үсмернең кинәт начар якка үзгәрүен күршеләр дә, туганнары да, Алексейның дуслары да күреп ала. Дәресләр  башланды, өлгереше кимеде, мәктәп эчендәге исәпкә куелды... Полициягә дә эләгергә ерак түгел инде » ", – ди, өметсезләнеп, Татьяна.

«Ышаныч» хезмәте белгечләре вакытында ярдәмгә килмәгән булса, бу тарих аяныч тәмамланырга да мөмкин иде югыйсә.

Районда мондый хезмәт барлыгын Татьяна мәктәптә ата-аналар җыелышларының берсендә ишетә һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була. Берничә консультациядән соң Алексей әнисе белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне яңадан торгыза, укуын да дәвам итә.

«Һәр шәһәр мәктәбенә психолог беркетелгән, консультатив ярдәм сорап аңа укучылар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә мөрәҗәгать итә ала. Безнең белгечләр, заманча белем бирү технологияләрен кулланып, психологик диагностика үткәрәләр. Алар баланың шәхесен үстерүгә комачаулаучы факторларны билгели, аларга психологик ярдәмнең төрле төрләрен күрсәтә. Авыл мәктәпләрендә белгечләр мондый эшне психологик десант кысаларында алып баралар”,-диде “Ышаныч" психологик-педагогик медицина-социаль хезмәт директоры Тамара Севастьянова, иң мөһиме-яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышында һәм характерындагы үзгәрешләрне вакытында күреп, кичекмәстән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.

Шушы көннәрдә район предприятиеләре, хезмәтләре җитәкчеләре катнашында узган гомумшәһәр планеркасында да әлеге актуаль темага кагылып үтелде. Балигъ булмаганнарның үзләре дә, аларга карата да җинаять кылуга этәрүче төп шартларның ата-аналар тарафыннан контроль булмау һәм аны югалту турында биредә Нурлат районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре дә билгеләп үтте.

"Кызганычка каршы, балигъ булмаганнар гына җинаять кылмый, үзләре дә җинаятьчеләрнең корбаны булган очраклар аз түгел. Узган ел нәтиҗәләре буенча, безнең бүлек 5 балигъ булмаган затка карата авыр җинаятьләр кылу турында җинаять эше кузгатты, шул ук вакытта балигъ булмаганнарга каршы җинаять кылган затларга карата да 27 җинаять эше кузгатылды», – дип статистиканы китерде Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин.

Шуның белән бергә ул яшүсмерне җинаять җаваплылыгына тарту үсмернең тормышында тискәре эз калдыруын, белем бирү учреждениеләрендә, Эчке эшләр органнарында, Тикшерү комитеты, прокуратура, суд системасында һ. б. хезмәт эшчәнлеген башкара алмавын билгеләп үтте.

«Психологка мөрәҗәгатьне, аңарда нинди дә булса тайпылыш булу-булмавы буларак карарга кирәкми, чөнки башлангыч этапта күңелсез хәлләрне булдырмый калу, аннары аның нәтиҗәләренә каршы көрәшүгә караганда яхшырак. Безнең уртак бурыч-балаларны бәладән саклау", – дип дәвам итте Рөстәм Рәшит улы.

Моннан тыш, безнең илдә бердәм балалар ышаныч телефоны эшли, теге яки бу проблемага юлыккан һәркем кайнар линиягә шалтырата ала.

«Телефон номеры һәрвакыт күз алдында булсын өчен сыйныф почмакларында күрсәтелгән. Аңа ниндидер куркынычсызлыкта калган балалар гына шалтырата ала, дип уйларга кирәкми. Еш кына шундыйрак та сораулар яңгырый: ничек итеп үз-үзеңдә ышанычны булдырырга, үзеңә ничек дуслар табарга һ.б.

8-800-2000-122 – бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны номеры. Ул тәүлек буе, аноним һәм бушлай эшли, аңа өй һәм кәрәзле телефоннардан шалтыратырга мөмкин»,-диде район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе методист- психологы Галина Васильева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International