Һава температурасы көн саен җылына бара. Шуның белән бергә районның кайбер торак пунктларында су басу мөмкинлеге дә сагайта.
Якушкино-Нурлат районындагы бу куркыныч янаган иң катлаулы язгы ташу вәзгыяте булырга мөмкин булган 7 авылның берсе. Шуңа күрә биредә теләсә нинди хәлгә әзер булырга тырышалар.
"Якушкино янында елга аша салынган күпер янында авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният хезмәткәрләре бозны карап чыкты. Беренче тапкыр-500, икенче тапкыр – 280 квадрат метр, юл аша салынган 8 суүткәргеч торба чистартылды. Су басуга юл куймас өчен, елга яры буендагы куаклар киселде һәм җыештырылды. Шул максаттан кичә буаны ачтык", - диде Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин.
Бу авыл җирлегендә ел саен язгы ташуга алдан әзерләнәләр. Хасибулла Хәбибулла улы сүзләренә караганда, 10-15 ел дәвамында яхшы әзерлек авыл халкына су басудан да, эвакуацияләүдән дә сакланырга мөмкинлек биргән. Шулай да быел да чаралар күрелгән: Салдакай мәктәбендә һәр очракка дип эвакуация пункты оештырылган.
" Су басу мөмкин булган территориягә бездә 72 йорт эләгә, аларда 188 кеше яши, шуларның 29ы – балалар, 26сы – өлкән кешеләр. Йөкле, ялгыз кешеләр-барысы да исәпкә алынган, авыл халкына су килү очрагында нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйлибез. Шулай ук балыкчылар белән дә көймәләр – йөзү чаралары буенча фикер алышынды", - дип сөйләде җирлек башлыгы.
Нурлат районында буенча бүгенге көнгә су астында калган торак пунктлар юк, югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелмәгән. «21 марттан җиде гидропостта су дәрәҗәсе артыннан тәүлек буе күзәтү урнаштырылган. 28 буаны күзәтү авыл җирлекләре җитәкчелеге көче белән башкарыла. Мониторингны алып бару сроклары буенча инструкцияләр бар", - диде 125 ПСЧ начальнигы Евгений Попов, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең эш төркеме көн саен эшли, дип билгеләп үтте.
Авыл кешеләре белән беррәттән язгы табигать капризларына шәһәрлеләр дә әзерләнә, аерым алганда, идарәче оешмалар да.
"Безнең су басу планында берничә проблемалы участок бар, алар арасында Гыйматдинов урамы 81, Чапаев урамы 2нче йорт, Совет урамвында 10нчы йорт, Карл Маркс урамында 1нче йорт. Авышлык аркасында су өйләргә агып керә. Кар явып үткәннән соң тагын бер кат чистарттылар. Бер үк вакытта Карл Маркс урамындагы йортларыбызның түбәсеннән дә кар чистартабыз, моның өчен махсус техника яллыйбыз, боз сөңгеләрен төшерергә махсус таяклар ясадык. Хәзер бу эшләр көндәлек, төп эшләребез», – дип билгеләп үтте «Торак» идарәче оешмасы җитәкчесе Гөлзифа Мортазина.