Шәһәрнең 9нчы номерлы мәктәбендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча база булып торучы мәктәптә, даими рәвештә куркынычсызлыкны саклау дәресләре алып барыла.
Язгы каникуллар алдыннан, биредә укучылар юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлады. Махсус интерактив велотренажерда алар ике көпчәкле транспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерде, ноутбукларда юл йөрү кагыйдәләре буенча тестлар чиште, манекенда беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен эшләп күрсәтте.
«Балаларның бу кагыйдәләрне истә калдыруы, аларны тормышта куллана алуы бик мөһим. Мондый дәресләр юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияли, балаларда юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау буенча профилактик чара булып тора», – дип билгеләп үтте «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Нурлат шәһәре профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова.