Нурлатта мәктәпкәчә яшьтәге балалар экологияне өйрәнә

2022 елның 26 марты, шимбә

“Буратино" балалар бакчасында Халыкара урман көненә багышланган чара узды.

Урманчы һәм аның ярдәмчеләре-экологлар балаларга агачлар, үсемлекләр, яфраклар, урманнарның Җирдә тереклек өчен файдасы турында сөйләде. Шулай ук әкият персонажлары урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да искә төшерде. Балалар уйнады, шигырьләр һәм җырлар башкарды.

Чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева һәм Мамык участок урманчылыгының участок урманчысы Наилә Сафиуллина да катнашты. Экологик дәрес истәлеге итеп алар балаларга матур буягыч китаплар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International