Нурлат бердәмроссиялеләре өмәләр сезонын ачты

2022 елның 26 марты, шимбә

Беренче язгы экологик шимбә өмәсен алар гражданнар сугышы корбаннарына куелган һәйкәл территориясендә үткәрде.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе шәһәрнең тимерьюлчылар микрорайонында урнашкан гражданнар сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә өмә оештырды.

Бу өмәдә партия башкарма комитеты белгечләре дә актив катнашты. «Московский микрорайоны», «Шикәр заводы микрорайоны» беренчел бүлекчәләре вәкилләре, Бердәм Россиянең “Яшь гвардиясе”әгъзалары, 8нче номерлы мәктәп укучылары, шулай ук “Тимерьюлчылар" территориаль иҗтимагый үзидарәсе катнашты. Уртак көч белән алар һәйкәл территориясен, койма буйларын кардан чистартты.

"Өмәгә килүчеләрнең барысына да зур рәхмәт. Безнең Тимерьюлчылар микрорайонының хәтер тарихына битараф булмаган өлкән кешеләребезгә аерым рәхмәт белдерәм. Алар - Толстой, Ватутин, Фрунзе һәм башка урамнарда яшәүчеләр", - дип белдерде 9 нчы "Тимерьюлчылар" ТОС рәисе Александр Собольков.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар сугышы корбаннарына тарихи һәйкәл Нурлат бердәмроссиялеләре шефлыгы астында. Соңгы берничә ел эчендә алар һәйкәлне төзекләндерү турында кайгырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International