Нурлат районы мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте

2022 елның 26 марты, шимбә

Аларны шәһәр Мәдәният сараенда хөрмәтләделәр.

Бәйрәм көннәре календаренда бу көн чагыштырмача яңа әле - рәсми рәвештә 2007 елдан бирле гына билгеләп үтелә. Аны артистлар, китапханә һәм музей хезмәткәрләре, мәдәният йортлары белгечләре, үзешчән сәнгать коллективлары һ. б. бәйрәм итә.

 

Котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән аларга район башлыгы урынбасары Линар Маняпов мөрәҗәгать итте.

«Ел саен безнең районда мәдәният линиясе буенча 10 меңнән артык чара уза. Кешегә көнкүреш ризыкларыннан тыш, күңел җылысы да кирәк, боларның барысын да безгә сез бүләк итәсез. Хәтта үзенең һөнәри бәйрәмдә дә. Хезмәтегез өчен рәхмәт", - диде ул.

Бу көнне сәхнәдән мәдәният хезмәткәрләре адресына соклану һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Әхмәдиева, шәһәр Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова һәм башкалар үзләренең котлауларын һәм теләкләрен җиткерде.

Туган якның,  халкыбызның мәдәни кыйммәтләрен булдыруга һәм саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән район мәдәният хезмәткәрләре мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре мәдәни-массакүләм чаралар үткәрүдә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен «ТатРИТЭКнефть» оешмасы, «Нурлатнефть» НГДУсы, Бөтендөнья татар конгрессы, ЗАГС бүлеге һәм районның башка оешмалары һәм предприятиеләре Рәхмәт хатларына лаек булды. Районда бер генә чара да алардан башка үтми бит. Хәтта һөнәри бәйрәмнәрендә дә алар сәхнәдән  тамашачыларга күңел күтәренкелеге, матур җырлар, ә балалар дәртле биюләр бүләк итте.

Шулай ук мәдәният сарае фойесында Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее, җирлекара үзәк китапханә, «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе, шулай ук авыл мәдәният йортлары көче белән күргәзмә дә оештырылды. Чарада катнашучыларда авыл мәдәният йортларында эшләүче һәвәскәрләр берләшмәләре һәм түгәрәк берләшмәләре әгъзаларының иҗат җимешләре зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International