Традиция буенча районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре агросәнәгать паркында сәүдә итә.
Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар «Казан» агросәнәгать паркында узган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша. Ярминкәләр 15 мәйданчыкта 6:00дан 12:00гә кадәр дәвам итә.
Нурлатлылар продукциянең киң ассортиментын тәкъдим итә, сатып алучылардан ит, бөртек, сөт һәм сөт продукциясенә сорау зур.
Республика башкаласында ярминкәләр атна саен уза, нурлатлылар Казанга кабат 9 апрельдә барачак.