Нурлат аграр техникумы ачык ишекләр көнен үткәрде

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген Нурлат аграр техникумында ачык ишекләр көне узды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләренең 9нчы сыйныфларын тәмамлаучы 100гә якын кеше катнашты.

Техникум буйлап экскурсиядән соң укучылар актлар залына җыелды. Чарада катнашучыларны техникум директоры Алевтина Граф сәламләде. Укытучылар һөнәр белгечлекләре турында сөйләде, уку шартлары, учреждениенең матди-техник базасы белән таныштырды. 

Ачык ишекләр көненең иң кызыклы өлеше укучылар өчен гамәли күнекмәләрне башкару булгандыр: алар җитештерү остаханәләре, уку кабинетлары белән якыннан таныша, үзләрен автомеханик, икътисадчы, пешекче ролендә сынап карый алды.

Шәһәрнең 3нче мәктәбе укучысы Валерия Шадрова әлеге чарага «Пешекче һөнәре» белгечлеге буенча укуларның ничек узуы белән якыннанрак танышу максаты белән килгән. Ул жюльен әзерләү буенча мастер-класста да катнашты.

"Мастер-класс бик ошады, студентлар барысын да җиңел һәм аңлаешлы итеп аңлатты. Миңа калса, безнең шәһәрдә заманча белем бирүче үз техникумыбыз бар, анда сыйфатлы, ә иң мөһиме-безнең районда ихтыяҗ зур булган белем алырга мөмкин. Үзем өчен нәкъ менә монда укырга керәчәкмен дип карар иттем",-дип уртаклашты Валерия мастер-класстан соң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International