Эшлекле киңәшмәдә торак-коммуналь мәсьәләләре каралды

2022 елның 25 марты, җомга

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында район һәм шәһәрнең торак-коммуналь оешмалары эшчәнлегенә кагылышлы атналык эшлекле киңәшмә узды. Аны Башкарма комитет җитәкчесе Рәфис Хәмзин үткәрде.

Биредә берничә мәсьәлә каралды. «Эталон» идарәче компаниясе директоры Марина Демидова йорт яны территориясен кардан чистарту һәм карап тоту буенча чыгыш ясады. "Нурлат районы тороак-коммуналь хуҗалыгы" унитар предприятиесе директоры Ольга Суркова Нурлат шәһәренең урам-юлларын карап тоту мәсьәләсе буенча мәгълүмат бирде. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә административ-техник бүлекнең эшчәнлеге турында район Башкарма комитетының бүлек начальнигы Татьяна Залиашвили таныштырды.

Эшлекле киңәшмә барышында шулай ук идарәче компанияләр белән «Татэнергосбыт» оешмасы арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү буенча агентлык килешүләре төзү, «Халык контроле»нә кергән район халкының гаризаларын үз вакытында карау мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International