Беренче дәресләр шәһәрнең 3нче мәктәбендә узды. Укучылар өчен аларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Егор Тарнавский һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәрринә Сәйфетдинова үткәрде. Дәрестә сүз Интернеттагы киберкуркынычсызлык турында барды.
"Балалар бик актив, алар барысын да җиңел үзләштерә. Мин алар белән үзләренә аңлаешлы телдә сөйләшергә тырыштым. Кара-каршы элемтә суздык. Мондый дәресләрне Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында без ай саен уздырачакбыз", – дип уртаклашты Егор Александрович дәрестән соң.
Өлкән сыйныф укучылары белән ачык әңгәмәдә ул Интернетта эшләгәндә куркынычсыз тәртипнең төп кагыйдәләренә, укучыларга тискәре, зарарлы һәм куркыныч мәгълүмат челтәрендә аерымлык ысулларына игътибар итәргә, шулай ук мәгълүматның башта дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшерергә чакырды. Укучылар, үз чиратында, интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләренә, шәхси мәгълүматларын саклап калуга, шулай ук үз хокукларын якларга һәм чит авторлык хокукларын бозмаука кагылышлы үз фикерләрен белдерде.