2022 елның 1 апрелендә Нурлат районында торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлана.
Боерыкны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзин имзалады.
Әлеге документ нигезендә, икеайлык чорында предприятие, оешма, учреждение коллективлары беркетелгән урамнарны һәм территорияләрне даими рәвештә җыештырып торырга, хуҗалык, көнкүреш һәм төзелеш чүп-чарын каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны оештырырга тиеш. Шулай ук бу чорда авыл җирлекләрендә дә, шәһәрдә дә агач һәм куаклар утыртылачак. Икеайлык кысаларында эшне оператив штаб координацияләячәк. Аның составы расланды.
Районда санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар планы да эшләнде. Санитар җыештырудан тыш, ул гражданнарның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына рөхсәтсез чүп-чар бушату турында мөрәҗәгатьләрен вакытында һәм сыйфатлы карауны тәэмин итүне дә үз эченә ала.
Санитар-экологик икеайлык 2022 елның 31 маена кадәр дәвам итәчәк.