Комиссиянең киңәйтелгән утырышы район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә узды.
Анда районның гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, авыл җирлекләре башлыклары һ.б. катнашты.
Районда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга планнар турында комиссия секретаре Арина Абрамова хисап тотты. ЮХИДИ Нурлат бүлегенең Юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы Олег Анжаков 2022 елның өч аенда транспорт дисциплинасын һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү бүлегенең эш нәтиҗәләре турында сөйләде. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең авыр габаритлы контрольне тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Борһанов 2022 елның язгы чорында юлларны ябу турында чыгыш ясады. Язгы каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эшнең ничек алып барылуы турында «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова сөйләде.